«Балаларның игелекле дусты – Маршак»: әдәби сәгать (6+)

28 ноябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шагыйрь Самуил Маршакның тууына 135 ел тулуга багышланган «Балаларның игелекле дусты – Маршак» дигән әдәби сәгать узды. 

Маршак
IMG-20221128-WA0069
IMG_20221128_102741

Балалар яраткан классикларының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Китапханәче язучының шигырьләр генә түгел, әкиятләр дә, табышмаклар да язуы, чит ил халык фольклорын тәрҗемә итүче буларак танылуы турында сөйләде. Нәни китап сөючеләр бик теләп С.Я.Маршак табышмакларын чиште, «Шигъри юлны дәвам ит», «Җитез хат ташучы» викториналарында катнашты. Балалар санамышлар әйтте, язучының дүртьюллыкларын дәвам итте, Самуил Яковлевичның күңелле әлифбасы һәм исәп-хисабы белән танышты. 
Чара бик күңелле һәм файдалы узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: